

14 июньдә Гафури районының Табын авылы янында Агыйдел елгасында батып үлгән 10 яшьлек малайның гәүдәсе табылган, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
Коткаручылар баланың гәүдәсен агым буенча 8 чакрым түбәнрәк тапканнар.
"Балагызны үзен генә яисә өлкән абый-апалары карамагында су янында калдырмагыз. Аны йөзәргә өйрәтегез, махсус җиңсәләр яисә коткару жилеты кидегез», — дип киңәш итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Балаларга җиһазланмаган урыннарда су коенуның куркынычы турында сөйләгез. Ялгыш кына да: "Коткарыгыз! Ярдәм итегез! Батам!", дип ялган сигналлар бирергә ярамавын аңлатыгыз.
Фото: МЧС по РБ