+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Каршыларына аю килеп чыккан

Ике әни балалары белән урманда йөргән.

Каршыларына аю килеп чыкканКаршыларына аю килеп чыккан
Каршыларына аю килеп чыккан

Гаиләләр Мәләвез районының Сергеевка авылында Нөгеш сусаклагычы яр буенда ял иткәннәр. Ике әни, шулай ук, 5 һәм 12 яшьлек ике бала, ике хатын урманда аю очраткан. Котлары очып, шунда ук “112” номерына шалтыратканнар.

Коткаручылар тиз арада урынга килеп җиткзн һәм әниләрне, балалары белән бергә, хәвефсез урынга эвакуацияләгәннәр, аларга психологик ярдәм күрсәттеләр, дип хәбәр итте үзенең телеграм каналында  Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов.

Коткару хезмәтендә аюларның әлеге торак пунктка чыгуының беренче очрагы гына түгеллеген билгеләделәр һәм фаҗигаләрдән саклану өчен сак булырга кирәклеген искә төшерделәр.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас