

Нефтекамада яшәүче дүрт яшьлек кыз очраклы рәвештә кулын электр иттарткычына тыккан. Сабыйның кул сөякләре, сеңерләре, кан тамырлары һәм нервлары чәрдәкләнгән.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Рәхмәтуллин мәгълүматлары буенча, баланың кул хәрәкәте функциясен саклап калу өчен берничә сәгатьлек операция кирәк булган. Башта хирурглар иттарткычның корпусын кискәннәр һәм кулны чын мәгънәсендә “җыйганнар” һәм тукымаларны теккәннәр. Табиблар Ратмир Гәрәев һәм Булат Мортазин өч бармакны саклап кала алганнар.
Әти-әниләр, электр корылмалары белән сак эш итегез, алар янына балаларны якын китермәгез.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте