

Дүртөйледә салон эчендә бикләнеп калган тугыз айлык сабыйны коткару өчен, коткаручыларга автомобильнең алгы тәрәзәсен кисәргә туры килә.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, кичә ашыгыч хезмәтләргә машинаны үз көчләре белән ача алмаган әти-әни шалтыраткан. Килгән коткаручылар пыяланы кискән һәм баланы исән-сау машинадан чыгарган. Сабыйга медицина ярдәме кирәк булмаган.
Күптән түгел Белоретта ике яшьлек бала машина эчендә бикләнеп калуы турында язган идек.
Кирилл Первов искәртүенчә, хәтта уңайлы һава торышы булганда да автомобильнең ябык салонында температура тиз арада +60 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу балалар гомере өчен бик куркыныч. Шуңа күрә балаларны автомобильдә хәтта кыска вакытка да калдырырга ярамый.
Фото:пресс-служба госкомитета РБ по ЧС