

Баланың тән тиресе өлкәннәрнекенә караганда күпкә юкарак һәм тиз җәрәхәтләнә. Балачакта кояштан аз гына яну да киләчәктә пигментлы тапка әверелергә мөмкин. Баланың тән тиресен кояштан ничек сакларга? Бу хакта табиб-дерматовенеролог, косметолог Наталья Михайлова “Известия” басмасына сөйләгән.
“Иң мөһим кагыйдә — кояш кыздырган ягъни 11:00дән 16:00 гә кадәр вакытта сакланырга. Бу вакытта кояш нурлары аеруча агрессив һәм сизгер бала тиресенә җитди зыян китерергә мөмкин", —дип кисәтә табиб.
Ультрафиолет тиредә микрозарарланулар һәм ялкынсыну реакцияләре, ә алар, вакыт узу белән, җитдирәк проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.
Хәтта кара тәнле балаларда да кояшта пешү куркынычы саклана. Аларның тиресендә табигый яклауны тәэмин итә торган меланин күбрәк булса да, бу саклану чараларын санга сукмаска мөмкин дигән сүз түгел.
"Балаларда меланома барлыкка килү куркынычы зур түгел дигән фикер бар, әмма чынлыкта балачакта алынган көчле пешү киләчәктә аны арттыра гына. Шуңа күрә профилактика аеруча мөһим. Моңа кояштан саклау чараларын даими куллану да, ябык кием кию дә, кояшта озак вакыт булмауны контрольдә тоту да керә”, — ди косметолог.
Кояштан саклау кремы махсус балалар тиресе өчен җайлаштырылган булырга тиеш. Балаларны яклауның оптималь дәрәҗәсе – SPF 50. Шулай ук “broad spectrum” тамгасы белән чаралар сайлау мөһим — бу крем UVA дан да, UVB-нурлардан да саклый дигәнне аңлата. Минераль фильтрлы кремнарга өстенлек бирергә кирәк — составында цинк оксиды яки титан диоксиды булсын. Алар экран кебек эш итә, ультрафиолетны чагылдыра, тирегә үтеп керми һәм аллергия китереп чыгармый.
Баланың битен һәм муенын саклый торган киң кырлы баш киеме, шулай ук кояш нурларыннан тиресен каплый торган озын җиңле җиңел кием киеп йөрүен күзәтергә кирәк.
Моннан тыш, әгәр бала кояшта пешкән булса, аны күләгәгә яисә салкынча бүлмәгә кертергә, су эчерергә кирәк. Тирене салкынча компресс куеп суытып була, иң яхшысы – составында пантенол яисә алоэ вера булган крем сөртергә. Врач шуны кисәтә: майлы кремнар кулланырга ярамый. Пешүдән барлыкка килгән куыкларны тишмәскә, температура күтәрелсә, хәлсезлек барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: iz.ru