+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Үзең үлчәп ала торган кәнфитләргә кызыкмагыз!

Моның өчен җитди ике сәбәп бар.

Үзең үлчәп ала торган кәнфитләргә кызыкмагыз!Үзең үлчәп ала торган кәнфитләргә кызыкмагыз!
Үзең үлчәп ала торган кәнфитләргә кызыкмагыз!

Кибетләрдәге ялтыравык төргәкле кәнфит “таулары” – татлы яратучыларны магнит кебек үзенә тарта. Беренче карашка, үзең үлчәп алу бик уңайлы: ошаганын сайлыйсың, кирәк кадәр генә сатып аласың һәм акчаңны экономиялисең. Әмма өелеп яткан чагу кәнфит төргәкләренә алданмаска тырышыгыз.

Беренчедән – антисанитария куркынычы. Кайбер сатып алучылар кәнфитнең тышкы кыяфәтен күрергә, исен иснәргә тырышып, төргәкне ачып, кәнфитне хәтта тәмләп карый. Бигрәк тә балалар куллары белән эләктереп ала, төргәген ача, аннары шул килеш кәнфитләр өеменә кире ташлый. Кыскасы, монда бактерияләр һәм вируслар таралу өчен идеаль шартлар.

Төргәк – ул стериль барьер түгел, микробларны үткәрә. Искә алсагыз, карамель яисә ирис кебек кәнфитләрнең төргәге еш кына ачылган була.  Бу исә бактерияләр һәм вируслар таралу өчен идеаль шарт.

Икенче җитди проблема – яраклылык сроклары белән манипуляция. Иске партиядәге кәнфитләрне яңалары белән бутау – гадәти күренеш. Намуссыз сатучылар хәтта этикеткаларын үзгәртә яисә яңа даталар ябыштыра ала, бу турыдан-туры закон бозу булса да.

Шуңа да иң яхшысы һәм ышанычлысы – фабрика төргәгендәге кәнфитләргә өстенлек бирү. Берничә сумны экономияләү сәламәтлек белән җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Сәламәтлек, кесәдә калган тиеннәргә караганда, күпкә кыйммәтрәк.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас