+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Азизгә әти-әни җылысы кирәк!

Бу балага гаилә җылысы тоярга ярдәм итегез.

Азизгә әти-әни җылысы кирәк!Азизгә әти-әни җылысы кирәк!
Азизгә әти-әни җылысы кирәк!

Бүген сезне ачык күңелле, бик игелекле, актив малай белән таныштырабыз, дуслар.

Ятим баланың анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Азизгә 9 яшь. Ул дөньяны кызыксынып өйрәнә, укырга ярата һәм өченче сыйныфта уку көнендә бер генә дәресне дә калдырмаган. Азиз — аралашучан, дустанә һәм ярдәмчел, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән бик тиз уртак тел таба, командада булырга ярата һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

Футбол һәм тхэквондо белән малай бик яратып шөгыльләнә. Ә тагын ул оста итеп рәсем ясый, кулинария буенча осталык дәресләрендә катнаша һәм бәйрәм чараларын әзерләүдә шатланып ярдәм итә. Аның энергиясе, яхшы холкы һәм активлыгы аны теләсә кайсы компаниянең чын йолдызы итә дә куя.

Азиз гаиләдә яшәү турында хыяллана. Аны көтеп торучылар һәм яратучылар яшәгән үз йорты булуын тели. Анда шатлык һәм кичерешләр белән уртаклашырга, үзеңне кирәкле һәм яраткан итеп хис итәргә мөмкин булачак, ди ул.

Әгәр сезнең йөрәгегездә игелек, кайгырту һәм ярдәм итү өчен урын бар икән — бәлки, нәкъ менә сез Азиз өчен гаилә җылысын бүләк итүче кеше була алырсыз.

Бу бала турында танышларыгызга сөйләгез яисә бу постны социаль челтәрләрдә таратыгыз. Кем белә, бәлки аның булачак әти-әнисе бу юлларны укыр.

Азизгә яраткан гаиләсен табарга сез дә ярдәм итә аласыз, дуслар. “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга онытмагыз.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас