

Башкортстанда ике дистәгә якын сарыкны яшен сугып үтергән. Урындагы халык социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, бу хәл бүген Әбҗәлил районының Шәрип авылында булган.
Көчле яңгыр һәм яшен вакытында маллар ялгыз агач агач асларына качарга тырышкан, ләкин бу аларны үлемнән коткармаган.
Яшенле яңгырлар башлану белән шушындый фаҗигале хәлләр турында еш ишетелә. Әти-әниләр, балаларыгызга аның никадәр хәвефле булуы турында аңлатсагыз иде. Мондый вакытта елга-күл буйларында йөрергә, шулай ук ялгыз торган агачлар астына яшеренергә ярамый.
Фото: видеодан скрин