

Мошенниклар традицион схема буенча Уфада яшәүче өлкән яшьтәге ханымны алдаганнар. Хатынны ниндидер чит ил исәпләренә акча күчерүләр аркасында аңа карата җинаять эше ачылуы белән куркытканнар. Нәтиҗәдә эш «хәвефсез исәп»кә кадәр барып җиткән, анда пенсионер хатын 4 миллион сум акча күчергән.
Әмма аферистлар моның белән канәгатьләнмәгән, һәм икенче көнне һөҗүмне дәвам иткән. Аптыраган әби аларның барлык уйдырмаларына ышанган. Аның тагын 3 миллион сум акчасы калган була, бу акчаларны ул үз кулы белән курьерга биргән.
Намуссыз мошенниклар мондый йомшак кешене алдауларын дәвам итәргә булган, һәм әбекәй кызыннан бурычка акча сораган. Кызы ни булганын бик тиз аңлый һәм әнисен полициягә мөрәҗәгать итәргә күндерә. Зыян күрүчегә 77 яшь, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Автор фотосы.