+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Машина юл читенә очкан

Руль артында үсмер булган.

Машина юл читенә очканМашина юл читенә очкан
Машина юл читенә очкан

Башкортстанда балигъ булмаган водитель юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Авария бүген Ишембай районында, Сәйрән — Арлар автоюлында булган.

“ВАЗ 2115” руле артына утырган балигъ булмаган үсмер юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Дәүләт автоиспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, үсмер Сәйрән — Арлар юлы буйлап барган һәм, идарәне башкара алмыйча, юлдан чыгып очкан. Төрле тән җәрәхәтләре алган үсмерне Ишембай үзәк дәваханәсенә салганнар.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү бара.

 

Фото: Дәүләт автоиспекциясе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас