+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Уен мәйданчыгына зур агач ауган...

Республикада берничә көн инде көчле җил котыра.

Уен мәйданчыгына зур агач ауган...Уен мәйданчыгына зур агач ауган...
Уен мәйданчыгына зур агач ауган...

Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан 193 нче балалар бакчасы территориясендә начар һава торышы вакытында зур агач ауган.

Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр булмаган: бу хәл балалар һәм тәрбиячеләр өйдә вакытта, ял көнне булган.

МЧС бу көннәрдә төбәктә көчле яңгырлар, боз явуы, җилнең секундына 20 метрга кадәр җитүе турында кисәтә. Үзегезне, балаларыгызны саклагыз! Җил-яңгыр, яшен вакытында бигрәк тә.

"Көчле җил искәндә һәм яшен вакытында аерым торган агачлар астында, баганалар, мачталар янында яшеренергә, электр тапшыру линияләре терәүләренә, подстанция биналарына якын килергә ярамый", – дип искәрттеләр ведомствода.

 

Фото социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас