+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Руль артында – исерек әти...

Ә автомобиль салонындагы балаларның иң кечесенә нибары ике ай.

Руль артында – исерек әти...Руль артында – исерек әти...
Руль артында – исерек әти...

Архангель районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре патрульлек иткән вакытта үзенең кечкенә балаларын машинага утыртып йөрткән исерек водительне тоткарланган.

Шушы көннәрдә Орловка авылында юл-патруль хезмәте инспекторлары ВАЗ-2107 автомобиле белән идарә итүче 40 яшьлек ирне туктаткан. Документларны тикшергәндә, аның машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган, өстәвенә, ул исерек булган. Тикшерү ирнең сулаган һавасында 0.415 мг/л алкоголь булуын күрсәткән. Автомобиль салонында аның кечкенә балалары – ике айлык, шулай ук өч һәм дүрт яшьлек сабыйлары булган.

Водительгә карата исерек хәлдә һәм машина йөртү таныклыгы, ОСАГО полисы булмаган килеш транспорт белән идарә иткән, шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ материаллар төзелгән. Автомобиль махсуслаштырылган стоянкага урнаштырылган.

 

Фото: Дәүләт автоинспекциясе

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас