

Нефтекама шәһәрендә яшь ярымлык малай дүртенче каттан егылып төшкән. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Авыр җәрәхәтләр алган сабыйны шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Табиблар сабыйның гомере өчен ахыргача көрәшкән, ике тапкыр йөрәген эшләтеп җибәргәннәр, әмма баланы коткарып кала алмаганнар.
Тагын бер очрак Стәрлетамак шәһәрендә булган. Анда 7 яшьлек кыз 2нче каттан егылып төшкән. Ул москит челтәренә таянган һәм аска очкан. Сынулар һәм имгәнүләр белән аны 1нче шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Хәзер аның хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли.
Автор фотосы.