

Русия ГУФССП Баш идарәсенең Аскын районы бүлеге приставлары 1997 елгы Анастасия В.ны эзләүгә игълан иттеләр. Пермь өлкәсенең Октябрь районы Азимовка авылында туып үскән хатын балаларына 500 мең сумнан артык алимент түләргә бурычлы. Хатын приставлардан качкан һәм аны башкарма эзләүгә игълан ителгән.
Аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең дежур частена 8 (34771) 2-18-23, 8 (347) 273-56-40 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: ГУФССП России по РБ, Vk