+24 °С
Яңгыр


Шәхси мәгълүматларны, шул исәптән паспорт һәм башка документларның сканнарын Интернетка керү мөмкинлеге булган электрон җайланмаларда, смартфоннарда саклау киңәш ителми, дип кисәтә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.
"Мошенниклар тарафыннан смартфонга яисә компьютерга зарарлы программалар кертеп, кеше турында мәгълүматны күчереп алган очраклар күп булды”, - дип аңлатты ведомствоның мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге башлыгы Максим Родионов БСТдагы “Честно говоря" программасында.
Автор фотосы.