

Күмертауда ир кеше үги улын кыйнаган өчен мораль зыян компенсациясен түләячәк. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, элегрәк суд карары белән ирне “хөкем ителгән зат тарафыннан кыйнау” мәддәсе буенча гаепле дип таныганнар, аңа 9 айга ирегеннән чикләү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Узган елның октябрендә кичке вакытта исерек гаепләнүче хатыны белән ачуланышкан һәм аны яклаган 12 яшьлек улына суккан. Балигъ булмаганга физик авырту китерелгән, бу прокурорның судка мөрәҗәгать итүенә нигез булып хезмәт иткән.
Суд прокурор таләпләрен канәгатьләндерде, җавап бирүчене 50 мең сум күләмендә мораль зыян компенсациясен түләргә мәҗбүр итте. Суд карарын үтәү күзәтчелек ведомствосы контролендә тора.
Автор фотосы.