+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

4 миллион сумны мошенникларга күчергән...

Уфа мәктәбе укучысын телефон аша берничә операция башкарырга мәҗбүр иткәннәр.

4 миллион сумны мошенникларга күчергән...4 миллион сумны мошенникларга күчергән...
4 миллион сумны мошенникларга күчергән...

Кичә Уфада полициягә 36 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Әти кеше хәбәр итүенчә, аның 8нче сыйныфта укучы улын мошенниклар алдаган. Җинаятьчеләр үсмер белән мессенджер аша элемтәгә кергәннәр, үзләрен Үзәк банк, Росфинмониторинг һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләре дип таныштырганнар.  "Медицина тикшерүе" һәм "чит илгә акча күчерүләрдән яклау" сылтавы белән аны берничә банк операциясен башкарырга мәҗбүр иттеләр.  Нәтиҗәдә, үсмер мошенникларга 4 миллион сум акча күчергән.

Хөрмәтле әти-әниләр һәм педагоглар! Балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрегез. Социаль челтәрләрдәге сылтамалар аша керергә ярамавы турында ышандырырлык итеп аңлатыгыз.  Бернинди чатларга  кушылмасыннар.  Таныш булмаган номерлардан видео һәм аудио шалтыратуларга җавап бирмәсеннәр!

Күп  кенә үсмерләр җәй көннәрендә эшкә урнашырга тели. Өстәмә эш эзләп, сылтамалар буенча кереп, мошенниклар тозагына эләгүдән сак булсыннар!

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас