+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Бала туганда әтисен кертмәячәкләр

Перинаталь үзәктә партнер белән бала тудыруны тыйдылар.

Бала туганда әтисен кертмәячәкләрБала туганда әтисен кертмәячәкләр
Бала туганда әтисен кертмәячәкләр

10 августка кадәр Республика перинаталь үзәгендә партнер белән бала тудыруны тыйдылар. Искәрмә контрактчылар өчен генә ясалачак.

Республика перинаталь үзәгендә аңлатуларынча, мондый карар корпусларның берсен санитар-эпидемиологик эшкәртүгә яисә аны юарга ябу белән бәйле. Димәк, икенче корпуста йөкләнеш артачак, һәр бала тудыру залында берьюлы икешәр бала тудыручы хатын булачак. Хатын-кызларга уңайлы һәм хәвефсез булсын өчен партнерларны кертмәскә карар чыгарылган.

"Әлеге карар югарырак оешма кушуы буенча кабул ителде һәм бала тудыручы хатын-кызлар агымының артуы белән бәйле. Без сезнең кәефегез кырылуын аңлыйбыз һәм мөмкин булган уңайсызлыклар өчен чын күңелдән гафу үтенәбез", – диелә хәбәрдә.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас