+30 °С
Облачно
Журналга язылу

Җимешләрдә — куркыныч бөҗәкләр...

Башкортстанда корткыч-бөҗәкләре булган 19 тонна слива табылган.

Җимешләрдә — куркыныч бөҗәкләр...Җимешләрдә — куркыныч бөҗәкләр...
Җимешләрдә — куркыныч бөҗәкләр...

Үзбәкстаннан республикага китерелгән гомум авырлыгы 19 тоннадан артык булган ике партия җимешләрдә Калифорния щитовкасы табылган, дип хәбәр итәләр “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.

"21 июньдә “Россельхознадзор”ның территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 14 һәм 5,24 тонна авырлыктагы ике партиядән сайлап алынган слива пробаларында визуаль метод белән үткәрелгән тикшеренүләр авыл хуҗалыгы корткычы — Калифорния щитовкасы ачыкланды", - диелә күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә.

Карантинлы продукция әйләнешкә чыгарылган, чөнки ЕАЭС илләренең таможня территориясендә бу бөҗәк-корткычның карантин төрләре белән зарарланган җиләк-җимешләрне кертү һәм күчерү тыелмаган.

Белешмә. Калифорния щитовкасы куркыныч бөҗәк-корткыч һәм шуның аркасында карантин объектлар исемлегенә кертелгән. Ул җиләк-җимеш һәм декоратив культураларны, шулай ук яфраклы агач һәм куакларны да кертеп, үсемлекләрнең 200дән артык төренә зыян китерергә мөмкин.


Зыян күрүче төп культуралар: алма, груша, абрикос, айва, чия, камыр җимеше, әстерхан чикләвеге, миндаль, шәфталу, слива, төче чия, акация, сирень, тал, юкә, тирәк, роза һәм колмак.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас