

Салават шәһәрендә 14 яшьлек үсмер таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга ярамавын оныткан, күрәсең. 38 яшьлек ир фатир бусагасын атлап керү белән, әниеңне беләм, дип ышандырган.
Фатирны әйләнеп чыккач, ир кесә телефонын, телевизорны һәм бер мең сум күләмендә акчаны алып, чыгып качкан. Бәхеткә, балага зыян китермәгән, ләкин бик нык куркыткан.
Үсмернең әнисе полициягә гариза язган. Җинаятьчене бармак эзләреннән һәм малай сүзләреннән төзелгән фоторобот ярдәмендә тапканнар. “Талау” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Автор фотосы.