+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Һәр балага әти-әни җылысы кирәк!

Уфада өч бертуган өчен гаилә эзлиләр.

Һәр балага әти-әни җылысы кирәк!Һәр балага әти-әни җылысы кирәк!
Һәр балага әти-әни җылысы кирәк!

Агата, Богдан һәм Марк анкетасын Төбәкнең гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бастырды.

Тәрбиячеләре әйтүенчә, балалар үзара бик тату. Өлкәне 14 яшьлек Агата кайгыртучан һәм иҗади күңелле кыз, 12 яшьлек Богданны — активлыгы һәм спорт яратуы,ә тугыз яшьлек Маркны мөстәкыйль һәм аралашучан булу гадәте аерып тора.

Бертуганнар бер-берсен бик ярата, һәм безнең уртак максатыбыз — аларны аермау. Бу балалар бергә, гаиләдә үсәргә лаек, аларга ышаныч һәм өй ямен бүләк итәчәк әни белән әти бик кирәк.

Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аларның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!

Бертуганнарны Русия законы нигезенә ярашлы аерырга ярамый. Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас