+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Өч баласы дәваханәдә...

Республикада 38 яшьлек әни авариядә һәлак булган.

Өч баласы дәваханәдә...Өч баласы дәваханәдә...
Өч баласы дәваханәдә...

Кичә кич Балтач районында, Борай – Иске Балтач – Куеда автомобиль юлының 57нче чакрымында, коточкыч авария булган.

Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, 38 яшьлек хатын идарә иткән “ЛАДА Гранта” автомобиле кюветка очкан. Авариядә водитель ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән. Аның өч баласы һәм туганының кызы, 11 яшьтән алып яшь ярымга кадәрге кызлар, төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә китерелгән.

Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, дүрт бала ашыгыч рәвештә якындагы медицина учреждениесенә – Балтач үзәк район дәваханәсенә китерелгән, анда аларга тиешле тикшерү уздырганнар, ә аннары Бөре шәһәре дәваханәсенә күчергәннәр. Өч баланың хәле уртача авырлыкта, аларга әлеге дәваханәдә калачак, ә бер балага Республика балалар клиникдәваханәсе  белгечләренең медицина ярдәме кирәк. Бүген аны Уфага китерәчәкләр.

Авария буенча тикшерү уздырыла, берничә экспертиза билгеләнгән.

 

Фото: Дәүләт автоинспекциясе  матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас