

Уфаның Чакмагыш урамында юл-патруль хезмәте экипажы "Армис” квадроциклын туктаткан. Руль артында 7 яшьлек малай булган. Хокук сакчылары аның әти-әнисен чакырткан, мототранспортны тартып алганнар һәм махсус тукталышка урнаштырганнар.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, ата-аналарга карата балигъ булмаган баланы тиешенчә тәрбияләмәү һәм карамау өчен административ җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсе хәл ителә. Карар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан кабул ителәчәк.
Фото: Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте