+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Шлемында камера булган...

Фаҗигале авариянең кайбер нечкәлекләре билгеле.

Шлемында камера булган...Шлемында камера булган...
Шлемында камера булган...

30 июнь кичендә Калтасы районында Уфа-Яңавыл трассасының 179нчы километрында  ике үсмернең һәлак булуы турында язган идек инде. Фаҗигале авариянең кайбер нечкәлекләре билгеле.

"Башинформ"  агентлыгы хәбәр итүнчә, 14 яшьлек үсмерләр икесе дә имин гаиләләрдән булган.

"Алар җәйге каникулларга күрше авылларга туганнарына кунакка кайтканнар. Яңавылда яшәгән үсмергә әтисе питбайкны узган елда ук бүләк иткән. Дәү әтисе ада кырларда һәм авыл юлларында гына йөрергә рөхсәт иткән, машина юлына чыкмаска кушкан була. Кичә ул дустын да кереп алган һәм алар, өлкән яшьтәге кешенең үгет-нәсихәтләрен онытып, магистральдә йөрергә чыгып киткәннәр. Руль артындагы үсмернең шлемында GoPro экшн-камерасы урнаштырылган була. Малайлар бик каты куа. Мөгаен, алар үзләренең питбайкта җилдерүен видеога төшерергә теләгәннәрдер.

Кызганычка каршы, сәфәр фаҗига белән тәмамлана. Питбайктагы үсмерләр каршы яктан килүче машинага барып бәрелгәннәр. Бәрелү шулкадәр көчле булган, егетләр үлемечле имгәнүләр алган, — дип сөйләгән мәгълүмат агентлыгына әңгәмәдәше.

Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү оештырылган.

 

Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас