+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Юлда ике үсмернең гомере өзелгән...

Республикада кичә коточкыч авария булган.

Юлда ике үсмернең гомере өзелгән...Юлда ике үсмернең гомере өзелгән...
Юлда ике үсмернең гомере өзелгән...

Кичә Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә 14 яшьлек ике малай һәлак булган.

Авария кичә кич белән Калтасы районында Уфа-Яңавыл трассасының 179нчы километрында булган, дип хәбәр итәләр республиканың Дәүләт автоинспекциясендә.

Якынча мәгълүматлар буенча, Яңавылда яшәүче үсмерләр питбайкта узып барганда, «Лада Гранта» каршына чыкканнар һәм «маңгайга маңгай» бәрелешкәннәр. Мотоцикл йөртүче авария урынында ук һәлак булган, аның пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

“Лада" руле артында Башкортстанда яшәүче 19 яшьлек егет булган. Бәрелешүдән соң машина юл читенә очып төшкән, йөртүчесе исән калган.

 

Фото: республиканың Дәүләт автоинспекциясе.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас