+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Балаларыннан Себергә кадәр качкан...

Бәгырьсез ананың бурычы миллион ярым сумга җитеп килә.

Балаларыннан Себергә кадәр качкан...Балаларыннан Себергә кадәр качкан...
Балаларыннан Себергә кадәр качкан...

Ишембай шәһәре һәм районы приставлары балигъ булмаган баланы карау өчен акча түләмәгән өчен 1984 елгы Евгения Х. ны эзли. Суд приставларының төбәк хезмәте мәгълүматлары буенча, аның алимент буенча бурычы 1 млн 300 мең сумнан артып киткән. Хатынның Русиядән читкә чыгу хокукын чикләгәннәр.

Фаразлар буенча, Евгения Төмәндә качып ята, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган.

Бәгырьсез ананың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрдән Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур частена 8 (347) 273-56-40 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

 Фото: ГУФССП России по РБ, Vk

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас