

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, башкаланың Гагарин урамындагы күпфатирлы торак йортның 4 катындагы фатирда биш литрлы углекислоталы баллон шартлаган. Урынга оператив рәвештә МЧС хезмәткәрләре килгән, фатирны карап чыктылар һәм йортта яшәүчеләргә хәбәр иткәннәр.
Баллон шартлау нәтиҗәсендә, балкон ишеге җимерелгән, тәрәзә пыялалары ватылган. Бәхеткә, кешеләрдән беркем дә зыян күрмәгән.
Хәзер урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты һәм Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары эшли. Балконның асылынып торган бетон плитәсен сүтү планлаштырыла. Йорт астындагы территорияне киртәләп алганнар.
Фото: МЧС по РБ