+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Әнисе йоклаган арада баланың котын алганнар...

Уфада яшәүче 39 яшьлек хатын йоклаган вакытта телефоны да, баласы да юкка чыккан. 

Әнисе йоклаган арада баланың котын алганнар...Әнисе йоклаган арада баланың котын алганнар...
Әнисе йоклаган арада баланың котын алганнар...

Мошенниклар кешеләрнең банк кушымтасын кулга төшерү өчен нинди генә адымнарга бармый. Хәтта исәптә бер тиен акча булмаса да, алар җиңел генә кредит рәсмиләштерә. Нәкъ менә шундый вакыйга Уфа дәваханәләренең берсендә кастелянша булып эшләүче хатын белән булган.

39 яшьлек әни йокыдан уянуга, янәшәсендә телефонын таба алмый. Ул гаҗәпләнми, димәк, гаджетны кызы алган. Ләкин бала фатирдан чыгып киткән була. Озакламый кыз куркып, өйгә кайтып керә. Ул әнисенең телефонына чит кешенең шалтыратуы һәм аның белән сөйләшүе турында әйтә.

Кызганычка каршы, кыз мошенник белән сөйләшүен аңламый. Ә аферистлар, элемтәдә бала булуын аңлап, әнисен уятмаска куша һәм кыз белән иркенләп сөйләшә башлый. Әниең экстремистларга акча күчергән һәм моның өчен аңа җинаять эше яный, дип алар кыз баланың котын ала. Әнисен төрмәдән коткарам дип уйлап, сабый үзенә кушканнарның барысын да эшли. Нәтиҗәдә, аферистлар банк кушымтасына керә һәм 681 мең сум кредит акчаларын ала.

Мондый хәлләр турында балаларыгызга сөйләгез, кисәтеп куегыз. Чит кешеләр белән телефоннан сөйләшергә ярамый!

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас