+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Отпускны кайчан алу отышлырак?

Җәйге ялга җыенучыларга берничә файдалы киңәш.

Отпускны кайчан алу отышлырак?Отпускны кайчан алу отышлырак?
Отпускны кайчан алу отышлырак?

Быел отпускны июль һәм октябрь айларында алу отышлырак, чөнки бу айларда эш көннәре күбрәк, димәк, отпуск акчалары күбрәк булачак. Бу ике айда да 23әр эш көне.

Шулай ук апрель, сентябрь һәм декабрь айлары да отпуск алу отышлы булачак, анда 22шәр эш көне көтелә.

Гыйнвар һәм май – бу айлар, киресенчә, аз отышлы, чөнки аларда бәйрәм көннәре күп, бу эш көннәре санын һәм, димәк, акча күләмен дә кыскарта.

Шуны да искә алыгыз:  әгәр сез оклад буенча эшлисез икән, ял көннәре суммасы айдагы эш көннәре санына бәйле булачак. Әгәр дә сезнең хезмәт хакыгыз эш күләменә, нәтиҗәсенә бәйле икән, моны да исәпкә алырга кирәк.

Әгәр дә сезнең өчен отпуск акчасы түгел, ә ялны озайту мөмкинлеге мөһимрәк икән, димәк, отпускны гыйнварда, майда һәм июньдә планлаштырырга кирәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас