

Кичә кайбер районнарда көчле җил йортларның түбәләрен алып ташлаган.
Мәсәлән, Федоровка районы үзәгендә торак йортның, гаражның һәм мунча түбәсенең шиферын йолкып очырган. Трошкино авылында ферма түбәсен куптарып алган. Языковода гараж түбәсен җимергән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
МЧС мәгълүматлары буенча, иртәгә, 5 июльдә, төбәк буенча урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һәм иртән юлларда урыны томан төшәчәк. Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар булачак. Һава температурасы төнлә +10,+15 градус, көндез +23,+28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: МЧС