+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Тизрәк савыга күр, сабый!

Авариядә әнисен югалткан балага операция ясаганнар.

Тизрәк савыга күр, сабый!Тизрәк савыга күр, сабый!
Тизрәк савыга күр, сабый!

Коточкыч авария 29 июньдә Борай—Иске Балтач— Куеда автоюлында булган иде. Элегрәк язуыбызча, 38 яшьлек хатын идарә иткән “Лада Гранта"  автомобиле кюветка төшеп әйләнгән. Водитель хатын фаҗига урынында һәлак булган. Шулай ук машинада дүрт бала – аның өч кызы һәм туганының кызы була. Балалар исән кала, ләкин төрле җәрәхәтләр ала. Аларның өчесе Бөре дәваханәсендә ята, аларның хәле тотрыклы.

Ә менә яшь ярымлык кызга операция кирәк булган. Реанимациядән соң сабыйны нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр, анда аны “Безнең балалар” хәйрия фондының профессиональ нянялары карый. Балаларның бердәнбер якын кешесе – дәү әниләре  җирләүне оештыру белән мәшгуль, дип хәбәр иттеләр фондта.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Больничные дети” проекты кысаларында нянялар дәваханәләрдә караучысыз калган һәм әниләре баш тарткан балаларны карый, оешма бары тик иганәләр исәбенә генә эшли. Ярдәмне фонд сайты аша күрсәтергә мөмкин.

Фото:БФ «Наши дети»

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас