

Кытайның Чунцин шәһәрендә ике яшьлек малай күпкатлы йортның 20нче катындагы балконыннан егылып төшкән һәм исән калган. Бу хакта “Singtao” басмасы яза.
Бала егылганда бәрелүне урамдагы агач һәм үлән йомшарткан. Шуңа карамастан, ул барыбер күпсанлы җәрәхәтләр һәм сынулар алган.
Егылып төшкән сабыйны урамда сакчы тапкан. Ул ашыгыч ярдәм килүен көтеп тормый, малайны вакыйга урыныннан 800 метр ераклыкта урнашкан дәваханәгә алып китә. Табиблар билгеләвенчә, ашыгыч ярдәм күрсәтелгәннән соң, баланың хәле тотрыклыланган. Алар фикеренчә, сакчының вакытлы гамәлләре аркасында алар баланы коткарып калганнар.
Ни дисәң дә, гомере бетмәгән инде...
Автор фотосы.