+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Баласыннан Питерга качкан

Вөҗдансыз әтине ил буйлап эзлиләр.

Баласыннан Питерга качканБаласыннан Питерга качкан
Баласыннан Питерга качкан

Башкортстанда яшәүче  әти кеше, үз баласыннан алимент буенча бурычы җыелгач, Питерга качкан. Бурыч ярты миллион сумнан артып китте.

Мәләвез шәһәре һәм Мәләвез районы суд приставлары алимент буенча бурычлы 1990 елгы Игорь Е.ны эзләү игълан иткәннәр. Җиргән авылында туып үскән ир үз баласына 800 мең сум алимент бурычлы. Фаразланганча, ул Санкт-Петербург территориясендә яшеренә.

Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнардан Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур частенә 8 (347) 273-56-40; 8 (922) 679-24-09 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

Фото: УФССП России по Республике Башкортостан, Vk

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас