+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

13 яшьлек кызга агач башында нәрсә калган?!

8 метр биеклектә утырган баланы ярый ла күршеләре күреп кала.

13 яшьлек кызга агач башында нәрсә калган?!13 яшьлек кызга агач башында нәрсә калган?!
13 яшьлек кызга агач башында нәрсә калган?!

Уфада 13 яшьлек кыз мәчене коткарырга тырышып, агачка менгән. Ләкин кире төшә генә алмаган.

Урамда йөрткәндә аның мәчесе агачка менеп киткән һәм аска төшә алмаган. Шуннан соң кыз мәсьәләне үзе хәл итәргә карар кыла һәм песие артыннан сигез метр биеклеккә менеп җитә. Агачка менү төшүгә караганда күпкә җиңелрәк булып чыккан шул. Ярый ла бәлагә тарыган бу икәүне тәрәзәдән күрше хатыны күреп ала. Ул коткаручылар чакырта.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре баскыч һәм альпинистлар кирәк-яраклары ярдәмендә үсмергә һәм аның дүрт аяклы дустына аска төшәргә ярдәм иткәннәр. Бала медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.

 

Фото: УГЗ по УФЕ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас