+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Кечкенә бала белән сәфәргә җыенасызмы?

Табиб-педиатр киңәшләренә колак салыгыз.

Кечкенә бала белән сәфәргә җыенасызмы?Кечкенә бала белән сәфәргә җыенасызмы?
Кечкенә бала белән сәфәргә җыенасызмы?

Кечкенә бала белән җәйге сәфәрне ничек дөрес оештырырга? Бу хакта «Известия»гә Сәламәтлек саклау министрлыгының Русия балалар дәваханәсенең педиатрия бүлеге табиб-педиатры Лусина Авакян сөйләгән.

Хроник авырулары (астма, аллергия, диабет) булган балалар өчен сәфәр алдыннан дәвалаучы табиб белән консультация мәҗбүри. Педиатр билгеләвенчә, астма вакытында – ингалятор, аллергия вакытында – антигистамин препаратлар, диабет вакытында инсулин һәм глюкометр, барлык дарулар кирәк булачак. Вакцинациягә аерым игътибар бирергә кирәк, экзотик илләргә барганда аеруча.

Авакян әйтүенчә, сәфәр алдыннан температурадан, аллергиядән, юлда күңел болганудан, эчәклек системасы бозылудан, шулай ук яраларны эшкәртү өчен препаратлар кергән аптечка җыю мотлак. Кояштан саклану чаралары һәм бөҗәкләрдән репеллентлар да онытмагыз.

“Әгәр бала транспортта күңел болганудан интегә икән, самолетта – салон башында, поездда — хәрәкәт юнәлешендә, машинада — тәрәзә янында урын алу яхшырак ", — дип киңәш итә табиб.

Самолетта очып киткәндә сабыйга имү, зуррак балаларга кәнфит суыру яисә трубочка аша эчү ярдәм итә.

Эксперт эсседә күп итеп сыеклык эчү, җиңелчә ашап алу һәм һава торышына туры килә торган табигый материаллардан тегелгән киемнәр кияргә киңәш итә. Күңеллерәк булсын өчен юлга китаплар, буяулар яисә мультфильмнар белән планшет алырга кирәк.

Сәфәр уңайлы, уңышлы булсын, дуслар!

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас