

Белорет районында, Атыш шарлавыгы буенда, 5 яшьлек баласы белән бер хатын югалган. Кичә республиканың ашыгыч хезмәтләренә шул турында хәбәр килгән. Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аларны хокук саклау органнары хезмәткәрләре эзләп тапкан.
Сибайдан тагын бер борчулы чакыру килгән: өч яшьлек кыз велосипедта йөргәндә югалган. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган, сабый табылган.
Урманда, табигатьтә ял иткәндә, хәвефсезлек кагыйдәләрен исегездән чыгармагыз.
*Үзегез белән тулы зарядкалы телефон алыгыз.
* Кайсы якка юл алуыгыз, якынча кайчан кайтырга планлаштыруыгыз турында туганнарыгызга әйтеп китегез.
* Чагу киемдә булырга тырышыгыз, бу сезне эзләп табуны тизләтә.
* Кечкенә балаларыгызны күз уңыннан ычкындырмагыз.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте