

Балалы гаиләләр керемгә салымның бер өлешен кайтара алачак.
2026 елдан ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр "Салым кешбэгы" яисә гаилә салым түләвен ала алачак. Бу сумма елына 56 мең сумнан алып 189 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте.
Голикова булачак ташлама турында КПРФ фракциясе утырышы вакытында белдерде. Ул ассызыклаганча, гаилә салым түләвен кертү турында карар кабул ителгән инде. Шуңа күрә пособие 2026 елдан түләнә башлаячак. Аны исәпләгәндә гаиләнең күпме керем салымы (подоходный налог) түләве исәпкә алыначак һәм сумманың бер өлеше кире кайтарылачак.
Әлбәттә, түләү һәм аның суммасы гаиләнең кеременә һәм мохтаҗлыгына бәйле булачак. Мондый пособиегә исәп тотарга мөмкинме икәнлеген ничек аңларга? Моны эшләү шактый җиңел. Гаиләнең гомум керемен гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр җан башына уртача керем төбәктәге яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләменнән кимрәк булса, сезнең гаиләгә пособие түләнергә тиеш.
Автор фотосы.