+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Үсмер кыз авыр хәлдә

Бүген төнлә авариядә янә яшь гомер өзелгән.

Үсмер кыз авыр хәлдәҮсмер кыз авыр хәлдә
Үсмер кыз авыр хәлдә

Яңавыл районында  юлда фаҗигале хәл булган. Бу хакта Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренчел мәгълүматларга караганда, төнге сәгать өчтә Яңавыл районының Орловка авылыннан ике чакрым ераклыкта 21 яшьлек кыз “Лада Гранта” автомобиле белән идарә итә алмыйча, кюветка төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә водитель кыз ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче үлгән. Аның пассажиры, 16 яшьлек кыз, авыр хәлдә дәваханәгә озатылган. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

 

Фото:Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас