+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Андый хәл гел булмый, бер була...

Питбайктан юлга чыгып очкан үсмер, бишенче тәүлек дигәндә, вафат булган.

Андый хәл гел булмый, бер була...Андый хәл гел булмый, бер була...
Андый хәл гел булмый, бер була...

Бишенче тәүлектә дәваханәдә 16 яшьлек питбайк йөртүчесенең пассажиры вафат булган. Бу хакта республика Дәүләт автоиспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов Телеграм каналда хәбәр итте.

Фаҗигале хәл шушы көннәрдә Баймак районында булган. Ике балигъ булмаган егет – 16 һәм 17 яшьлек үсмерләр, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, мопедта якындагы күзәтү мәйданчыгына барып, таң каршыларга булганнар. Руль артындагы 16 яшьлек үсмернең транспорт белән идарә итү тәҗрибәсе булмау сәбәпле, кире кайтырга чккач, 17 яшьлек үсмер мопедтан юлга чыгып очкан.

Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүчене дәваханәгә китергән. Руль артындагы үсмер куркып, вакыйга урыныннан качкан. Тик күп тә үтми Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Әти-әнисе улларының кайвакыт туганнарының мопедында йөрүен, машина йөртү таныклыгы булмавын белгән. Мопед хуҗасына идарә итүне таныклыгы булмаган кешегә тапшырган өчен 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен үсмер административ җаваплылыкка тарттырылган, шулай ук мотошлемы булмаган өчен дә материал төзелгән. Юл-транспорт һәлакәте буенча материаллар тикшерү органнарына тапшырылачак.

Әти-әниләр, балигъ булмаганнарның авариягә эләгү очраклары турында көн саен диярлек статистика артып тора. Иң үкенечлесе – балалар фаҗигале һәлак була. Вакытында кисәтегез, таныклыгы булмаган килеш руль артына утырырга рөхсәт итмәгез. Аларның гомере өчен сез җаваплы, шуны онытмагыз! 

Фото: Владимир Севастьянов, ТГ

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас