+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Чоланда качып яткан...

Юлдан язган ананы барыбер эзләп тапканнар.

Чоланда качып яткан...Чоланда качып яткан...
Чоланда качып яткан...

Башкортстанда суд приставлары юлдан язган ананы эзләп тапкан. Ана буларак бурычларын үтәмәгән, алимент түләүдән явызларча качкан өчен аңа төрмә җәзасы яный.

Республика суд приставлары хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аның балигъ булмаган кызы 14 яшендә әти-әнисез калган. Әтисен тыелган матдәләр юкка чыгарган, әнисен тәртипсез яшәү рәвеше өчен ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Ташланган баланы дәү әнисе үз янына алган. Кызның әнисе бер тапкыр да баласының хәлен белмәгән. Эшләргә һәм матди ярдәм күрсәтергә тырышып та карамаган. Ул арада алиментлар буенча бурыч суммасы 500 мең сумнан артып киткән.

Узган елның сентябрендә Дәүләкән районы суд приставлары баласын карау өчен акча түләмәгән хатынны башта – административ җаваплылыкка тарттырган, ә аннары җинаять эше кузгатканнар. Эшне судка тапшырганнар.

Хатын, элеккеге тоткыннарның шикле компаниясенә эләгеп, башка районга күченгән. Аны эзләү игълан ителә. Нәкъ менә яңа танышлары хатынны хокук сакчыларыннан яшеренергә өйрәтә. Соңгы эзләүдә суд приставлары аны элек берничә тапкыр хөкем ителгән ирнең йортында таба.  Әйберләр өелгән чолан ишеген ачып керүгә, алар йоклап яткан хатынга тап була. Хокук бозучыны шунда ук кулга алалар. Хәзер инде юлдан язган хатын иркеннән мәхрүм ителү мәсьәләсе каралачак суд утырышын көтә.

Билгеле булуынча, май ахырында Русиядә алимент буенча бурычлылар реестры эшли башлады. 190 мең язма исәпләнгән исемлектән һәркем алимент түләмәүчеләр турында мәгълүмат таба ала.

Фото: ГУФССП России по РБ, Vk

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас