

Башкортстанда "үз" автомобилендә йөрүче 13 яшьлек үсмерне ДАИ хезмәткәрләре туктаткан. Бу хакта телеграм каналда Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.
"Шушы көннәрдә, "Не рули, малай!“ социаль кампаниясе кысаларында, Иглин районының ДАИ начальнигы, полиция капитаны Илвир Каюмов 13 яшьлек укучыны ВАЗ-2107 руле артында туктаткан”, – дип яза Севастьянов.
Ачыклануынча, агымдагы елның маенда Охлебинино авылында малай питбайк руле артында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең күз уңына эләгә. Ул вакытта питбайкны мәктәп мәйданчыгыннан ук штрафстоянкага озатканнар, ә әти-әнисенә тиешенчә тәрбия бирмәгән өчен штраф салганнар.
Бу юлы автомобильне шулай ук штрафстоянкага җибәргәннәр. Әти-әнисен чираттагы штраф көтә. Үсмер әйтүенчә, ул үзе акча җыйган һәм 30 мең сумга машина сатып алган.
"Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызны игътибарсыз калдырмагыз. Аларга юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләрен һәм аларны бозган өчен нинди җаваплылык көтүен тагын бер кат исләренә төшерү артык булмас", – дип нәтиҗә ясаган Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы.
Фото: видеодан скрин