

Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты коткаручылары Күмертау кешесен бәладән коткарган. Ир “112” коткару номерына шалтыраткан һәм гараж кооперативларының берсендә урнашкан базда елан булуы турында хәбәр иткән.
Чакырган урынга кичекмәстән коткаручылар килеп җиткән, алар аны тотып алып, кешеләрдән ераграк урынга, табигатькә җибәргәннәр. Барысы да яхшы тәмамланган, беркем дә зыян күрмәгән.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, еланнар бигрәк тә эссе һәм коры көннәрдә актив. Алар подвалларга, сарайларга, базга, хәтта өйләргә дә салкынлык яки сыену урыны эзләп кереп китә ала.
Әгәр дә еланга тап булсагыз, түбәндәге кагыйдәләрне исегезгә төшерегез:
* тыныч булыгыз, аны куып җибәрергә яисә үтерергә тырышмагыз – бу үзегез өчен үк куркыныч булырга мөмкин.
* якын килмәгез һәм хайваннарны да (этләр-мәчеләрне) елан янына якын җибәрмәгез;
* мөмкин булганча аның бинага, йортка керү юлын чикләгез (ләкин үзегезне куркыныч астына куймагыз).
* үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
* мондый хәл килеп чыккан очракта, ашыгыч хезмәтләргә шалтыратыгыз.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты