+30 °С
Болытлы


Төбәк буенча “Роспотребнадзор” идарәсе мәгълүматы буенча, Уфада яшәүче хатын ведомствога социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткән. Ул составында металл элемент тапкан колбаса фотосурәтләре җибәргән. Тимер кисәге "Русская" маркалы колбасада табылган.
„Азык-төлек продуктларына чит предметлар кертү“федераль закон нигезендә рөхсәт ителми. Әлеге очрак буенча “Роспотребнадзор” идарәсе тарафыннан „Уфа ит-консерва комбинаты“ җәмгыяте адресына кисәтү белдерелде”, - дип белдерделәр санитария ведомствосында.
Фото:Роспотребнадзор по РБ