+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Коткаручылар чаң суга!

Бу ялларда бик күпләр су буйларына агылачак.

Коткаручылар чаң суга!Коткаручылар чаң суга!
Коткаручылар чаң суга!

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә аңлатуларынча,  күпләр үзләренең ялын сулыкларда уздырачак, шуңа күрә бәхетсезлек очраклары килеп чыгу ихтималы арта. Ведомство мәгълүматлары буенча, ел башыннан бирле Башкортстан сулыкларда 28 кеше батып үлгән, шуларның 4се – балалар.

Суда фаҗигаләрне булдырмау өчен аттестацияләнгән пляжлар ачыла, киңкүләм мәгълүмат чаралары аша суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында халыкка даими мәгълүмат бирелә. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары көн саен профилактик рейдларга чыга, әмма күп кешеләр язмышларын сынауны дәвам итә.

Шуны истә тотарга кирәк: суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү генә фаҗигане кисәтә ала.

Коткаручылар янә искәртә:

таныш булмаган һәм тыелган урыннарда су коенмагыз;

исерек хәлдә суга кермәгез;

үзегез генә су коенмагыз;

төпнең билгесез рельефы булган урыннарда чуммагыз;

ярдан ерак йөзеп кермәгез;

балаларны караучысыз калдырмагыз.

Автор фотосы.

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас