

Башкортстанда алимент буенча бурычлы ир приставлардан суыткыч артына качкан. Калтасы районында яшәүче 40 яшьлек ирнең балаларына 600 мең сум алимент бурычы җыелган. Өстәвенә, ир суд утырышына да килмәгән.
Суд приставлары эзләп килгәч, аның әлеге вакытта бергә яшәгән хатыны балыкка китте, дип ышандырмакчы булган. Тик приставлар ирне барыбер эзләп тапканнар. Ул суыткыч артында утырган. Ирне шунда ук судка китергәннәр.
Алимент түләмәгәне өчен аңа шартлы рәвештә 6 ай ирегеннән мәхрүм ителү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Фото: Моя Уфа, ТГ