+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Янгын феннан чыкмаган...

Яңа туган сабыйның караватында бик нык пешүе турында язган идек.

Янгын феннан чыкмаган...Янгын феннан чыкмаган...
Янгын феннан чыкмаган...

Октябрьский шәһәрендә май аенда булган коточкыч вакыйганы хәтерлисездер.  “Караватта калдырылган фен аркасында" янгын чыгып, яңа туган сабыйның бик нык пешүе, соңрак реанимациядә үлүе турында хәбәр иткән идек. Ә чынлыкта, эш бернинди фенда да булмаган...

Прокуратура ачыклавынча, әнисе ике сабыен балалар бакчасына илтә киткән арада, әтисе өйдә хәмер һәм наркотиктан исерек хәлдә калган.

Тикшерү версиясе буенча, ир улы яткан карават янына кулына тәмәке тоткан килеш килгән. Тәмәке уты шарга эләккән. Нәтиҗәдә, баланың урын-җир кирәк-яраклары һәм киемнәре яна башлаган, бу бик көчле тән пешүләренә китергән.

"Сабыйның башы, муены, куллары, сул як боты пешкән. Алынган тән пешүләреннән нарасый дәваханәнең реанимация бүлегендә үлгән", - диелә хәбәрдә.

Ир гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен Октябрьский шәһәре судына җибәрелгән.

 

Фото: МЧС по РБ

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас