+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Ярдәм сорап кычкырганнарын ишеткәннәр дә соң...

40 яшьлек ир һәм аның 13 яшьлек туганы суга батканнар.

Ярдәм сорап кычкырганнарын ишеткәннәр дә соң...Ярдәм сорап кычкырганнарын ишеткәннәр дә соң...
Ярдәм сорап кычкырганнарын ишеткәннәр дә соң...

Кичә Башкортстанда биш кеше сулыкларда һәлак булган, алар арасында бер бала да бар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Ял көннәренең чын-чынлап җәйге булачагы сөендерә, әмма нәкъ менә шундый вакытта суда бәхетсезлек очраклары саны арта, — дип билгеләде ведомство җитәкчесе Кирилл Первов. — Моңа алкоголь, кыргый пляжлар, үз көчеңне артык бәяләү гаепле".

52 яшьлек Белорет кешесе дуслары белән бергә спиртлы эчемлекләр эчеп, су буенда ял иткән. Ул шәһәр буасын йөзеп чыгарга бәхәсләшкән, ләкин ярга барып җитә алмаган.

Бөредә яшәүче 65 яшьлек кеше ир гаиләсе белән Подворный күлендә ял иткән, шулай ук алкогольсез түгел. Понтон күпереннән суга сикергән, кире чыкмаган.

Борай районында, Агыйдел елгасында су коенганда, 40 яшьлек ир һәм аның туганының 13 яшьлек кызы батып үлгән. Алар кунакка килгән булган һәм кыргый пляжда ял иткәннәр. Шаһитлар суда кычкырган тавышларны ишетеп, ярдәмгә йөгергән, ләкин инде соң булган.

Дәүләкән районында яшәүче 26 яшьлек ир буада су коенганда батып үлгән.

Әти-әниләр, су буйларында сак булыгыз, яр буеннан ерак йөзеп кермәгез, балаларыгызны күз уңыннан югалтмагыз.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас