

Гафури районы юл-патруль хезмәте инспекторлары кичә, 13 июльдә, мини-питбайк руле артындагы сигез яшьлек баланы туктаткан. Мототехниканы малайга әтисе сатып алганлыгы билгеле.
Башкортстан буенча ДАИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга әти-әнисен чакырганнар. Малайның әнисенә карата идарә итү хокукын балигъ булмаган балага тапшырган өчен административ материал төзелгән. Хәзер гаиләгә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Ата-ананы административ җаваплылыкка тарттыру өчен тикшерү материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелгән.
Көн саен чаң сугуга карамастан, балалар һәм үсмерләр төрле мототранспортта йөрүләрен дәвам итә. Дәүләт автоинспекторлары әти-әниләргә мондый "уенчыкларның" куркыныч булуы турында янә кисәтә.
Фото: ДАИ матбугат хезмәте