+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Балалар әти-әниле булсын!

Кызларга гаилә җылысы тоярга ярдәм итик, дуслар.

Балалар әти-әниле булсын!Балалар әти-әниле булсын!
Балалар әти-әниле булсын!

12 яшьлек Ульяна һәм өч яшьлек Ксюша үзара бик тату. Алар ачык күңелле һәм активлар. Кызларның анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Өлкән кыз хореография белән шөгыльләнә, ул төрле чараларда актив катнаша. Ульянаның дуслары күп, ул сеңелкәше турында кайгырта белә. Кечкенәсе курчак уйный, шулай ук биергә ярата һәм китаплар белән мавыга. Ксюша җәнлекләр белән кызыксына, алар турында күп белә,шулай ук, буярга һәм пластилиннан әвәләргә өйрәнә.

Бертуганнарны Русия законы нигезенә ярашлы аерырга ярамый.

Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас