

Республикада агымдагы елның 1 гыйнварыннан 13 июленә кадәр дөньяга килгән сабыйларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар. Мәгълүматларны ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.
Сервис мәгълүматы буенча, яңа туган балалар арасында иң сирәк кызлар исемнәре Мәрьям, Сафи, Гүзәлия, Эстель һәм Мохнура булган. Малайларга барыннан да сирәгрәк ишетелгән исемнәрдән Рәхәт, Морадхан, Юлай, Эмил һәм Хәйдәрәли дип кушканнар.
Кызлар арасында иң популяр исемнәр: Әминә (209), Амелия (207), Эмилия һәм София (194) һәм Ева (191) була. Малайларда — Әмир (276), Эмир (209), Тимур (194), Мирон (183) һәм Марк (182).
Ни гаҗәп, Әмир һәм Әминә иң популяр исемнәр булып кала.
Автор фотосы.